Реклама
ХӘБӘРЛӘР
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган
Алабугада яңа Сovid-19 йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 13 кеше хастаханәгә озатылган, 20 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 13, Чаллыда — 9, Балык Бистәсендә — 4, Бөгелмә һәм Сарман районнарында — 2шәр, Алексеевск, Спас һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.
7 майга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 20 703 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 693 кеше савыккан, узган тәүлектә — 23 кеше, бер атнада — 170 кеше. Үлән кешеләр саны — 471
Спутник-V вакцинасы 267 855 кешегә ясалган (соңгы тәүлектә 4 100). Шулардан 185 987 кеше икенче дозаны алган.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. КФҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итү,
5. Сырхауханәнең контакт номерына шалтырату.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев