Реклама
ХӘБӘРЛӘР
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган
Алабугада яңа Сovid-19 йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 19 кеше хастаханәгә озатылган, 15 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 4, Чаллыда — 10, Баулыда — 9, Яшел Үзәндә — 3, Минзәләдә — 2, Арча, Югары Ослан, Биектау, Сарман, Тукай һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.
10 майга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 20 808 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 723 кеше савыккан, узган тәүлектә — 2 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев