Реклама
ХӘБӘРЛӘР
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган
Яңа вирус йоктырган 23 кеше хастаханәгә озатылган, 26 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 4, 30дан 50 яшькә кадәр — 10, 50дән 60 яшькә кадәр — 13, 60тан 70 яшькә кадәр — 14, 70тән 80 яшькә кадәр — 4, 80нән 90 яшькә кадәр — 3 очрак ачыкланган.
Казанда — 26, Чаллыда — 8, Арча, Буа, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Нурлат районнарында — 2шәр, Бөгелмә, Биектау, Лаеш, Яңа Чишмә һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.
16 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 18 782 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 419 кеше савыккан, узган тәүлектә — 65 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 105 300 кешегә прививка ясалган.
Прививканы ясату өчен 153 вакцинация пункты эшли (стационар һәм мобиль бригадалар).
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев