Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 90 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада кичә ковид яңа авыручылар теркәлмәгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 90 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 23 кеше хастаханәгә озатылган, 67 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 10, 30дан 50 яшькә кадәр — 28, 50дән 60 яшькә кадәр — 11, 60тан 70 яшькә кадәр — 24, 70тән 80 яшькә кадәр — 10, 80нән 90 яшькә кадәр — 6 очрак ачыкланган.

Казанда — 52, Чаллыда — 9, Яшел Үзәндә — 5, Түбән Камада — 4, Алексеевск һәм Бөгелмә районында — 3шәр, Апаста- 2, Баулы, Буа, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Норлат, Питрәч, Саба, Чистай, Ютазы районнарында берешәр кеше йоктырган.

11 гыйнварга алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 14 273 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 11 041 кеше савыккан, узган тәүлектә — 18 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев