Татарстанлылар бу атнада 4 көн ял итәчәк
Февральдә ял көннәре арту 1 гыйнвар, якшәмбе ялын, җомга, 24 февральгә күчерүгә бәйле.
Россиядә бу эш атнасы кыска булачак. Бу атнада Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 23, 24, 25, 26 февраль ял көннәре булачак. Чәршәмбе, 22 февраль — кыскартылган эш көне.
Февральдә ял көннәре арту 1 гыйнвар, якшәмбе ялын, җомга, 24 февральгә күчерүгә бәйле.
Киләсе бәйрәм яллары Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан булачак. 7 мартта эш көне 1 сәгатькә кыскартылачак. 8 Март — ял көне булачак. Сүз уңаеннан, быел 8 Март чәршәмбегә туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев