Алабуга нуры

Алабуга районы

ХӘБӘРЛӘР

ТР чемпионаты нәтиҗәләре

Узган атна ахырында шәһәр стадионында "Кожаный мяч" республика чемпионаты җиңүчеләрен билгеләп үттеләр.

Ярышларда барлыгы 12 команда катнашты.

III урынны Байлар Сабасы поселогы командасы яулады. I һәм II урыннар өчен Казанның Совет районы футболчылары һәм Түбән Каманың "Шинник" командасы көрәште. Нәтиҗәдә җиңүне Түбән Камалылар яулады. Хәлиткеч матч исәбе 1:0.

Ярышларда катнашучыларга диплом һәм медальләр тапшырылды, ә җиңүче команда өенә "Күн туп" чемпионаты кубогын алып кайтып китте. Тиздән бу спортчылар Татарстан данын Рәсәйкүләм ярышларда яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев