Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ТР Президенты Казанда Җәмигъ мәчете комплексын төзи башлауны мөһим мәсьәлә булуын әйтте

Киләсе елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтү татар халкының рухи-мәдәни мирасын һәм милли үзенчәлеген саклауга зур өлеш кертәчәк.

«Киләсе елда бөтен ил белән бергә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Бик күп мөһим чаралар узачак. Шуларның берсе — Казанда Җәмигъ мәчете комплексын төзи башлау», — диде ул ТР Дәүләт Советына Юлламасында.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга әлеге датаны федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү турындагы карары, Премьер-министр урынбасары Марат Хөснуллин рәислегендә оештыру комитеты төзү өчен рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев