ЮВТ-24 — Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр яңа телеканалга исем сайлады
Телеканал республиканың нефть төбәкләре өчен эшли.
Әлмәт шәһәрендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш шәһәрләрен берләштерүче яңа телеканал эшли башлый. Төбәк халкы исем сайлау буенча фикер алышуга актив кушылды. Бу хакта almetievsk-ru. яза.
Сораштыру «Әлмәт-ТВ» телекомпаниясенең социаль челтәрләрендә үтте. Вариантлар арасында мондыйлар бар иде: «Регион-Татарстан», «Холмы ТВ», «Тат-Юг ТВ», «Нефтянка ТВ», «ЮВТ-24
Тавышларның күпчелеге «ЮВТ-24» исеме өчен бирелгән. Моннан тыш «Регион-Татарстан» һәм «Тат-Юг ТВ» вариантлары да лидерлар исәбендә булган.
Медиахолдинг генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, Әлмәт телекомпаниясе эшен үстерү фикере нәкъ менә «Татнефть» ярдәмендә эре агломерация формалашу сәбәпле барлыкка килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев