Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

1-4 ноябрьгә туры килгән түләүләр бәйрәмнәр аркасында вакытыннан алда күчереләчәк

Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Даталары 1-4 ноябрьгә туры килгән хезмәт хаклары һәм социаль пособиеләр алданрак — бәйрәмнәр алдыннан соңгы эш көнендә түләнәчәк. Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Әгәр билгеләнгән түләү көне ял яки бәйрәм көненә туры килсә, эш бирүчеләр хезмәт хакын алданрак — бәйрәмнәр башланганчы күчерергә тиеш. Пенсияләр һәм социаль пособиеләр күчергәндә дә шундый ук принцип буенча эш итәчәкләр.

Шул рәвешле, 4 ноябрьгә кадәр планлаштырылган түләүләрнең күбесен гражданнар 27 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев