Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

1 апрельдән ТР Дәүләт хезмәтләре порталында беренче сыйныфка язылу башлана

Ул ике этапта узачак.

Балаларны беренче сыйныфка ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул итү ике этапта узачак, аларның беренчесе 1 апрельдә башлана, дип хәбәр итә ТР Министрлар министрлыгының матбугат хезмәте.

Беренче этап, 1 апрельдән 30 июньгә кадәр уза. Ул беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук чираттан тыш, беренче чираттагы яки өстенлекле хокукка ия балалар өчен билгеләнгән. 

Икенче этап 1 июльдән буш урыннар тулганчыга кадәр, ләкин 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча дәвам итәчәк. Ул белем бирү учреждениесенә беркетелгән территориядә яшәми торган балалар өчен билгеләнгән.

Гариза тапшырганнан соң биш эш көне эчендә мәктәпкә документларның төп нөсхәләрен тапшырырга кирәк: ата-ана (яки законлы вәкил) паспорты, яшәү урыны буенча баланы теркәү турында таныклык, мәктәп сайтыннан бастырылган гариза (мәктәптә булган үрнәк буенча кулдан тутырыла), шулай ук баланың туу турында таныклыгы.

Кабул итү мәктәп приказы белән өстенлекле, беренче чиратта һәм чираттан тыш хокукы булган балалар өчен гаризалар һәм документлар кабул итү тәмамланганнан соң өч эш көне эчендә рәсмиләштерелә. 
Мәктәпкә беркетелмәгән территориядә яшәүче балаларны теркәү гариза һәм кирәкле документлар пакетын тапшырганнан соң биш эш көнендә рәсмиләштерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев