Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

1 декабрьдән торак-коммуналь хезмәтләр бәясе артачак

Тарифларны күп дигәндә 9 процентка гына арттыру күздә тотыла.

Россиядә салкын һәм кайнар су, җылылык, газ һәм чүп чыгару бәяләре быел 1 гыйнвардан кыйммәтләнә. Икътисади үсеш министрлыгы Россия социаль-икътисади үсеш фаразын булдырып, тарифларны арттыруны 2023 елның 1 июленнән 1 декабрьгә күчергән, дип хәбәр итә Татар-информ "Известия"гә сылтама белән.

Тарифларны күп дигәндә 9 процентка гына арттыру күздә тотыла. Монополиягә каршы федераль хезмәт тәкъдиме белән газ бәясе 8,5 процентка үсәчәк. Тарифлар халык өчен дә, сәнәгать өчен дә арта.

Икътисади үсеш министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, газ кыйммәтләнү инфраструктураны яңарту һәм газлаштыру программасын дәвам иттерү зарурилыгына бәйле.

Монополиягә каршы федераль хезмәт билгеләп үткәнчә, газга тарифлар үсү аңа ихтыяҗның кимүенә китермәячәк. Газлаштыру программасын тормышка ашыруны исәпкә алганда, Россиядә газ белән тәэмин итү күләме артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев