1 февральдән кайбер татарстанлыларның пенсиясе арта
Әлеге категорияләр өчен өстәмәнең күләме индивидуаль тәртиптә формалаштырыла һәм стажга, хезмәт шартларына һәм махсус фондка иминият кертемнәре суммасына бәйле.
Февральдә Татарстанда яшәүчеләрнең кайбер категорияләренә пенсия түләүләре артачак. Кемнәрнең түләүләре артып киләчәк — бу хакта «Татар-информ» материалында.
80 яшь тулган һәм I төркем инвалидлыгы булган пенсионерлар
Гыйнварда аенда 80 яшь тулган өлкән яшьтәге татарстанлылар февральдән башлап иминият пенсиясенең беркетелгән өлешен икеләтә күләмдә алачак. Шундый ук чара I группа инвалид булган кешеләргә дә тиешле.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый өстәмә түләүне бары тик бер нигез буенча гына билгеләячәкләр. Мәсәлән, пенсионерның инвалидлыгы сәбәпле өстәмә бар икән, 80 яшь тулган очракта пенсия күләме өстәмә арттырылмаячак.
Агымдагы елда билгеләнгән түләү күләме 9 584,69 сум тәшкил итә. Димәк, әлеге суммага югарыда аталган ике категориягә түләүләр арттырылачак.
Әгәр пенсионерның карамагында гаилә әгъзасы булса
Хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзалары булган пенсионерлар пенсияләренә өстәмә алачак. Һәрбер иждивенец өчен теркәлгән иминият пенсиясенең өчтән бере өстәмә түләнә. Әгәр алар өчтән артык булса, өстәмә беркетелгән түләү суммасыннан артмаячак. Көндезге белем алучы тәрбияләнүчеләр өчен түләүләр 23 яшькә җиткәнче исәпләнәчәк.
Очучылар һәм шахтерлар
Шулай ук 1 февральдән элеккеге пилотларның һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләренең пенсияләре артачак. Очучы ир-атлар өчен кимендә 25 ел һәм хатын-кызлар өчен 20 ел хезмәт стажы булганда өстәмә алырга мөмкин. Шахтерлар күмер чыгару тармагында яки шахта төзелешендә кимендә 25 ел эшләргә тиеш, әмма аерым һөнәрләр өчен 20 еллык эш тәҗрибәсе дә рөхсәт ителә.
Әлеге категорияләр өчен өстәмәнең күләме индивидуаль тәртиптә формалаштырыла һәм стажга, хезмәт шартларына һәм махсус фондка иминият кертемнәре суммасына бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев