Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

1 марттан Алабугада җәмәгать транспортында йөрү кыйммәтләнә

Иртәгәдән башлап маршруткада барган өчен 25 сум түләргә туры киләчәк.

Иртәгәдән Алабугада җәмәгать транспортында йөрү кыйммәтләнәчәк. Хәзер маршрутка билеты бәясе 25 сум тәшкил итәчәк. Шулай ук шәһәр яны, шәһәрара автобусларда да билет бәясе үзгәрәчәк, дип хәбәр итә инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Илназ Миннебаев. 

Алабуга перевозчиклары район җитәкчелегенә ягулык-майлау материалларына бәяләр күтәрелү сәбәпле, муниципаль маршрутлар буенча пассажирлар ташу хезмәте күрсәтүгә яңа тарифны раслау үтенече белән мөрәҗәгать итте. 

Чагыштыру өчен Зәй һәм Бөгелмәдә җәмәгать транспортында йөрү бәясе 30 сум, Казанда — 35 сум, Яр Чаллыда 27 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев