Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

1 меңлек купюрада Сөембикә манарасы һәм Татарстан Дәүләтчелек тарихы музее сурәтләнәчәк

1 мең һәм 5 мең сум номиналлы банкноталар 2023 елда әйләнешкә кертеләчәк.

Сөембикә манарасы, Казанда Татар халкы һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелек тарихы музее, Уфада археология һәм этнография музее яңартылган 1 мең сум номиналлы купюраның арткы ягында сурәтләнәчәк. Алгы ягында Түбән Новгород Кремленең Никольск манарасы сурәтләнгән, дип яза «Татар-информ».

5 мең сумлык номиналлы яңартылган банкноталарның алгы ягында «Европа-Азия» стеласы, икенче ягында Чиләбедәге «Сказ об Урал» һәйкәле һәм Салехардтагы «66 нчы параллель» стеласы сурәтләнәчәк. Бу хакта бүген РИА Новости агентлыгының матбугат конференциясендә Россия Банкы Рәисе урынбасары Сергей Белов сөйләде.

2025 елга кадәр 1997 елгы үрнәктәге 10, 50 һәм 500 сум номиналлы башка банкноталар да яңартылачак. Аларны саклау комплексын камилләштерү һәм яңа дизайн эшләү планлаштырыла. Узган ел яңартылган 100 сумлык купюра чыгарылды.

1 мең һәм 5 мең сум номиналлы банкноталар 2023 елда әйләнешкә кертеләчәк. 2024 елда 500 сумлыкларны яңартырга планлаштыралар, ә яңартылган 10 һәм 50 сумны 2025 елда тәкъдим итәчәкләр. Алгы ягында округ башкаласының һәйкәлләре, арткы ягында федераль округлар составына керә торган төбәкләрнең истәлекле урыннары булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев