Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

10нчы лицей: 8 алтын һәм 5 көмеш медаль

Ике ел элек Алабуганың 10нчы урта мәктәбе лицей статусын алды. Кыска вакыт эчендә белем бирү сыйфаты күпкә яхшырган.

Бу вакыт эчендә өч профиль буенча лицей сыйныфлары ачылган, бу укучыларга 10нчы сыйныфта укуның киләчәк траекториясен сайларга яки укуны урта махсус уку йортларында дәвам итәргә ярдәм итә.

«10 нчы күппрофильле лицей» эше һәм үсеш перспективалары турында директор вазифаларын башкаручы Гөлнара Хөсәенова сөйләде. 2024 елның 1 сентябреннән лицейда медицина сыйныфлары барлыкка килгән, алар укучыларга химия һәм биологияне тирәнтен өйрәнергә һәм киләчәктә табиб һөнәрен сайларга мөмкинлек бирә. Дәресләрне мәктәп укытучылары гына түгел, медицина көллияте укытучылары да алып бара.

‒ Ел саен лицейда укучылар саны арта, — ди Гөлнара Хөсәенова. ‒ Бу «Алабуга» МИЗда эшләү өчен күп кенә белгечләрнең Алабугага күчеп килүе белән бәйле. Хәзерге вакытта лицейда 2062 бала укый, бу лицей тарихында иң зур күләм. Шуның күрә ике смена кертергә туры килде.

Лицейда белем бирү сыйфатының күрсәткечләренең берсе — дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре: дүрт фән буенча нәтиҗәләр районның уртача күрсәткечләреннән югарырак.

‒ Кызганычка каршы, быел бездә имтиханны йөз баллага бирүче укучылар булмады. Аның каравы лицейның биш укучысы 90 баллдан артык, ә тагын унҗидесе ‒ 80 балл һәм аннан да югарырак балл җыйды. Унөч укучыбыз, 8 алтын һәм 5 көмеш медаль алып, үз нәтиҗәләрен расладылар, — дип ассызыклады Гөлнара Хөсәенова.

Белем бирү сыйфатының тагын бер күрсәткече — укучыларның олимпиадаларда катнашу нәтиҗәлелеге. 2023-2024 уку елында лицейның 17 укучысы фән олимпиадаларының төбәк һәм республика этабында җиңүчеләр һәм призерлар булганнар.

Коллектив һөнәри осталык конкурсларында, шулай ук «Алабуга-Арт» муниципаль иҗади конкурсында актив катнаша, бу исә укытучыларның талантларын күрсәтү өчен яхшы мөкинлек булып тора.

‒ Лицейда милли мәгарифкә зур игътибар бирелә, хәзер уку йортында татар телендә тәрбия бирүче сигез сыйныф ачылды. Шулай ук бездә татар театры эшли, аның спектакльләрендә педагоглар һәм балалар белән беррәттән ата-аналар да катнаша, — дип сөйләде Гөлнара Хөсәенова.

Лицейда гражданлык-патриотик тәрбия турында да онытмыйлар. «Форпост» отряды ел саен конкурсларда катнаша һәм призлы урыннар ала.

Гөлнара Хөсәенова шулай ук грантлар темасына да кагылды. 2022 һәм 2023 елларда лицей «Күңелле стартлар» муниципаль ярышлары нәтиҗәләре буенча АМР башлыгы грантын откан. Бу җиңү нәтиҗәсендә мәктәптә спорт залының санузеллары яңартылган һәм актлар залында ремонт ясалган. Ә 2024 елда алар «Татнефть» хәйрия фонды грантын алганнар, бу информатика кабинетын тулысынча ремонтларга мөмкинлек биргән.

Моннан тыш, җирле бюджеттан бүлеп бирелгән акчалар (93 миллион сумнан артык) ярдәмендә лицей бинасына капиталь ремонт ясалган.

Лицей директоры вазыйфаларын башкаручы белдергәнчә, алар бу уңышларда тукталып калырга җыенмыйлар һәм агымдагы уку елына зур бурычлар куялар: аерым алганда, төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда медаль яулаучылар, имтиханнарны 100 баллга һәм югары баллга бирүчеләр, җиңүчеләр һәм призерлар санын арттыру. Шулай ук «Күңелле стартлар» һәм «Алабуга-Арт» муниципаль конкурсларында җиңгән өчен алынган грантлар хисабына уку кабинетларын ремонтлау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев