Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

11 меңнән артык алабугалы электрон хезмәт кенәгәләренә күчкән

Хезмәт кенәгәсенең кәгазь яки электрон вариантын сайлау хокукы һәркемнең үз иркендә.

Алабугада 10 700 кеше электрон хезмәт кенәгәләренә күчкән.

Хезмәт кенәгәсе — кешенең хезмәт эшчәнлеген алып баруын һәм хезмәт стажын раслаучы төп документ. 

Хезмәт кенәгәсенең кәгазь яки электрон вариантын сайлау хокукы һәркемнең үз иркендә.

«Электрон хезмәт кенәгәсенең төп өстенлеге — документтан дистанцион рәвештә файдалану мөмкинлеге тудыру. Яңа эшкә урнашкан вакытта, электрон хезмәт кенәгәсеннән чыгарылма алып эш бирүчегә җибәрү дә җитә», — дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматны Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеттан (www.pfr.gov.ru) яисә Дәүләт хезмәтләре порталыннан (www.gosuslugi.ru) алырга мөмкин.

Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар күрсәтелгән электрон белешмә pdf-форматта формалаша һәм Пенсия фондының төбәкара мәгълүмат үзәгенең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән раслана. 

Документны стационар компьютерда яки мобиль җайланмада сакларга, кирәк булганда бастырып алырга яисә электрон почта аша җибәрергә мөмкин.
Электрон хезмәт кенәгәсе турында тулырак мәгълүмат Пенсия фонды сайтының шул исемдәге бүлегендә урнаштырылган (www.pfr.gov.ru).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев