Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

12 июльдә Гаилә көненә багышланган кайнар линия узачак

«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.

12 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаиләне һәм балачакны яклау» темасы буенча «кайнар линия» ачылачак. «Кайнар линия» телефоннары: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71, мессенджерга хәбәрләр өчен +7 960 049-68-14. Консультация вакыты: 10.00 дән 14.00 гә кадәр. 

Гражданнарга консультацияне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Мәрхәмәт — Милосердие» ТР Дәүләт Советы хатын-кыз-депутатлар берләшмәсе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы; Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы; «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан Республикасындагы филиалы; РФ Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе вәкилләре бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев