120 ял көне
Татарстан Хезмәт министрлыгы 2025 елда күпме ял көннәре булачагы турында хәбәр итте.
Татарстан Хезмәт министрлыгы раслаган җитештерү календаре нигезендә, 2025 елда республика халкы 120 ял итәчәк.
Шимбә һәм якшәмбе көннәреннән тыш, татарстанлылар 2024 елның 29 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр, шулай ук Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 22 һәм 23 февральдә һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 8 һәм 9 мартта ял итәчәк.
Май бәйрәмнәре 1 майдан 4 майга кадәр һәм 8 майдан 11 майга кадәр дәвам итәчәк. Корбан бәйрәме белән бәйле ял көннәре 6 июньнән 8 июньгә кадәр, ә 12 июньнән 15 июньгә кадәр республика халкы Россия көне уңаеннан ял итә алачак.
30 августта билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы көне 2025 елда шимбәгә туры килә, шуңа күрә өстәмә ял көне каралмаган. Әмма Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр, шулай ук 6 ноябрьдә — ТР Конституциясе көнендә ял биреләчәк. Яңа ел бәйрәмнәре 31 декабрьдән башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев