Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

17 яшьлек алабугалы наркотиклар саклаган өчен суд каршына басачак

Шикләнелүче үз гаебен тулысынча таныды.

Алабуга шәһәр прокуратурасы 2008 елгы җирле кешегә карата җинаять эшен тикшерүне тәмамлады. Яшь кеше РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 1 өлеше буенча гаепләнә (законсыз рәвештә наркотик матдәләрне шактый күләмдә сатып алу һәм саклау).

Эш материаллары буенча, 2025 елның 19 февралендә яшүсмер мессенджер аша 1,99 грамм массалы тыелган матдә сатып алу турында килешә. Шул ук көнне кич белән соң гына ул наркотикны Алабуга читендәге урман полосасыннан барып ала һәм хокук саклаучылар тоткарлаганчы аны үзе белән саклый.

Шикләнелүче үз гаебен тулысынча таный. Хәзерге вакытта расланган гаепләү акты белән җинаять эше асылы буенча карау өчен судка җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев