2 августта Алабугада «Туган Батыр. Геройлар вакыты җитте» сериал премьерасы узачак
Сериалның гомумфедераль прокаты 2025 елның 4 сентябрендә башлана.
2025 елның 2 августында 16:30 сәгатьтә Алабуга шәһәрчегендә традицион уктан ату буенча «Туган Батыр» IV Бөтенроссия турниры кысаларында «Туган Батыр. Геройлар вакыты җитте» анимацион сериалның премьерасы булачак.
Проект гаилә, ата-бабаларга хөрмәт, туган җиргә һәм табигатькә мәхәббәт кебек традицион кыйммәтләрне заманча медиаформатлар аша популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Сериалның гомумфедераль прокаты 2025 елның 4 сентябрендә башлана. Барыгызны да премьерага чакырабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев