2021 елда ана капиталы арттырылган күләмдә түләнәчәк
Республика халкы өчен ана капиталы бирү турындагы гаризаларны карау вакыты кыскара.
Президент юлламасы нигезендә ана капиталы ел саен индексацияләнәчәк. Бу хакта Казанда узган киңәйтелгән утырышта Татарстан буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.
«Быел ана капиталы беренче бала өчен 17 мең сумнан арткан һәм 483 882 сум тәшкил итә. Икенче балага ул 23 меңгә арткан һәм әгәр гаилә беренче бала туганда сертификат алмаган булса, 639 432 сум тәшкил итә», — дип хәбәр итте спикер.
Вафин быел республикада Ана капиталы хезмәтләрен күрсәтү турындагы гаризаларны карау вакыты кыскартылачак, диде. Дәүләт сертификатын бирү вакыты биш эш көненнән, ә акчадан файдалану турындагы гаризаны карап тикшерү өчен вакыт 10 эш көненнән дә артмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев