Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2021 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 245,7 км юл ремонтланган

Эшләргә 5 млрд сум тотылган.

Узган елда Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты актив рәвештә тормышка ашырылды. Аның буенча республикада 98 юл челтәре объектында барлыгы 245,7 километр юллар ремонтланды. Бу эшләргә 5 миллиард сумнан күбрәк акча тотылды. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

7 млрд сум Казан — Шәмәрдән юлын ремонтлау, Несмелов урамыннан М7 «Идел» трассасына кадәр юл һәм Зур Казан боҗрасы участогы төзү кебек проектларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән.

Казан һәм Яр Чаллы агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә ашыруга 370 млн. сум бүлеп бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев