Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

2025 елда ана капиталы: Татарстанда яшәүчеләр нинди суммага исәп тота ала

Татарстанның балалы гаиләләре файдалана ала торган дәүләт ярдәме чараларының берсе — ана капиталы.

Мондый ярдәмнең күләме гаиләдә ничәнче бала тууына, шулай ук балаларның туган елына бәйле. 2025 елда балалы гаиләләр нинди суммага исәп тота ала — «Татар-информ» материалында.

Ана капиталының күләме

Беренче бала туганда
2020 елның 1 гыйнварыннан беренче бала туганда баланың ата-анасы 690 266,95 сум алуга дәгъва кыла.

Икенче бала туганда
Әгәр беренче бала 2020 елның 1 гыйнварына кадәр, ә икенчесе шушы көннән соң туса, ата-аналар икенче балага 912 162,09 сум алачак.

Әгәр ике бала да 2020 елга кадәр дөньяга килгән икән, ана капиталы күләме 690 266,95 сум тәшкил итәчәк.

Әгәр дә беренче бала өчен гаиләгә сертификат бирелгән булса, икенче бала өчен 221 895,14 сум каралган.

Өченче бала туганда
Өченче балага ана капиталы 912 162,09 сум тәшкил итә. Әмма бу сумманы беренче ике бала туганда әлеге ярдәмне алмаган гаиләләр генә ала.

Әгәр дә ата-ана сертификат алган булса, мисал өчен, икенче бала туганда, өченче бала тугач, гаилә өстәмә түләү алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев