Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2025 елда ана капиталының күләме билгеле булды

Февраль аеннан ана капиталы чынлыктагы инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәк.

2025 елда ана капиталы күләме беренче балага — 46 мең, икенчесенә 61 мең сумга арттырылачак. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ».

«Агымдагы елга карата үсеш беренче балага — 46 мең, икенчесенә 61 мең сум тәшкил итәчәк. Ана капиталы акчасыннан 1 миллионнан артык кеше файдаланыр дип уйлыйбыз», — диде министр, Дәүләт Думасында ясаган чыгышында.

Ул февраль аеннан ана капиталының чынлыктагы инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәген искәртте.

Димәк, ана капиталының күләме беренче балага — 677 мең, әгәр гаилә беренче сабый туганнан соң ярдәмне алмаган булса, икенчесенә 894 мең сум тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев