Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

2025 елда Татарстанда 26 күп балалы гаилә 44 фатир алды

2026 елга Татарстанда тагын 22 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла.

«Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елда Татарстан Республикасында биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 26 күпбалалы гаилә дәүләттән түләүсез яңа торак алды. Аларга ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән заманча йортлардагы 44 фатир тапшырылды.

Әлеге программаның төп максаты — балалы гаиләләр өчен торак шартларын яхшырту. Барлык бирелгән фатирлар социаль ипотека буенча йортларда урнашкан, алар яшәү өчен тулысынча әзер. Бүлмәләр барлык кирәкле сантехника, плитәләр, ресурсларны исәпкә алу приборлары һәм янгын сигнализациясе датчиклары белән җиһазландырылган.

Дәүләт торак фонды мәгълүматлары буенча, Гаилә елы дип игълан ителгән 2024 елда республиканың 28 күп балалы гаиләсе 47 фатир алган. Гомумән алганда, 2007 елда программа башланганнан бирле 650 гаилә торак белән тәэмин ителгән, аларга барлыгы 905 фатир тапшырылган.

Бу юнәлештә эш дәвам итә: 2026 елга Татарстанда тагын 22 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев