Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

2025 елда татарстанлылар җил чәчәге белән ешрак авырган

Узган ел республикада йогышлы авыруларның 680 мең очрагы теркәлгән.

2025 елда Татарстанда ветрянка авыруы артты, ә кызамык очраклары кимеде. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең йомгаклау коллегиясе алдыннан ведомство җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

«Без кызамык авыруының дүрт тапкырга һәм коклюшның 14 тапкырга кимүен күрәбез. Быел безгә энтеровирус инфекциясенә, ачыкланмаган этиологияле кискен эчәк инфекциясенә, шулай ук җил чәчәк авыруына игътибар итәргә кирәк. Бу инфекцияләр буенча без 2025 елда арту күрәбез», — дип хәбәр итте Патяшина.

Узган ел республикада йогышлы авыруларның 680 мең очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев