Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2025 елга Кытай йолдызнамәсе

Аждаһаның вакыты ахырына якынлашып, йолдызлар белән Яшел Агач Елан идарә итә башлаган вакыт җитте. Бу серле җанвар безгә нинди ел вәгъдә итә?

ФОТО: freepik.com 

Елан — зирәклек, саклык, җитезлек, җәлеп итүчәнлек кебек сыйфатлар белән аерылып тора. Ул — бик яхшы стратег һәм фикер иясе, һәрвакыт вакыйгалардан бер-ике адымга алда бара.

Күсе

(1924, 1936, 1948, 1960, 1972, 1984, 1996, 2008, 2020)

Күселәргә елан билгеле бер сынаулар әзерләгән — Кытай йолдызнамәсе буенча бу билгеләр, уртак сыйфатлары күп булуга карамастан, дус түгел, алар көндәшлек итә. Төп киңәш: амбицияләрне киметергә һәм үзеңнең файдаң өчен башкалар белән манипуляцияләүдән качарга кирәк. Болар барысы да сезгә 2025 елда бик кыйммәткә төшәргә мөмкин: халык алдында җәнҗал, абруегызны һәм җәмгыятьтә үз урыныгызны югалту яный.

Әмма, әгәр дә сез, көнләшмичә, янәшәгездәге кешеләргә йолдыз булырлык дәрәҗәдә акыллы һәм киң күңелле булып чыксагыз, аларга комачауламасагыз һәм көндәшлек итмәсәгез, Елан сезне эчке гармония һәм тирә-юньдәгеләрнең мәхәббәте белән юмарт бүләкләячәк.

Үгез

(1925, 1937, 1949, 1961, 1973, 1985, 1997, 2009, 2021)

Гороскоп буенча, Үгез белән Елан кардәш билгеләр булып санала һәм дуслык мөнәсәбәтләрендә торалар. Аларны җаваплы, максатчан һәм тотрыклы булу берләштерә. Шуңа күрә яңа елда Үгезләр үзләрен ышанычлы һәм тыныч тотачак, яраткан "болын"нарында үзләрен чын хуҗа итеп хис итәчәкләр.

Елан сезгә үткенлек, җитезлек һәм яңа идеяләр өстәячәк — хәзерге заман чынбарлыгында кирәкле, әмма, гадәттә, Үгезләргә авыр бирелә торган нәрсәләр. Сездән бары тик үзегезгә, башкаларга һәм тирә-юньгә сизгерлек кенә таләп ителә.

Юлбарыс

(1926, 1938, 1950, 1962, 1974, 1986, 1998, 2010, 2022)

Аждаһаның авантюраларга бай елыннан соң Юлбарыс өчен уйланылган һәм нигезле гамәлләр чоры башлана. Тормыш тизлеген бераз киметергә һәм рәттән барысына да тотынуны туктатырга вакыт. Елан сездән максатчанлык, төгәллек һәм үз теләкләрендә конкретлык көтә. Хис-кичерешләр акылга буйсынырга, ә идеяләр агымдагы чынбарлыкка туры килергә тиеш. Комнан замоклар төзеп, вакытыгызны юкка уздырмагыз, дип киңәш итә йолдызлар.

Куян

(1927, 1939, 1951, 1963, 1975, 1987, 1999, 2011, 2023)

Куянны алдагы ел белән чагыштырганда күпкә уңайлырак һәм җиңелрәк ел көтә. Аждаһадан аермалы буларак, аның Елан белән үзара яхшы аңлашуы һәм дөньяга карашы охшаш. Елан ярдәмендә сезнең сизгерлек, аралашучанлык, итәгатьлек кебек көчле сыйфатларыгыз көчсезлек түгел, ә корал булачак. Сез мөһим элемтәләрне ныгыта һәм яңаларын булдыра аласыз, шуның белән яшәү һәм үсеш өчен уңайлы мохит булдырачаксыз.

Аждаһа

(1928, 1940, 1952, 1964, 1976, 1988, 2000, 2012, 2024)

Аждаһага ерак туганы нәрсә вәгъдә итә? (Ничек кенә булмасын — икесе дә рептилия) Беренче карашка охшаш булган Аждаһа белән Елан чынлыкта бөтенләй төрле принциплар һәм энергияләр белән эш итә. Аждаһа — актив, импульсив, үзсүзле һәм туры әйтүчән. Елан исә бөтенләй диярлек капма-каршы: пассив, уйчан, йомшак һәм хәйләкәр. Шуңа күрә 2025 елда Аждаһаларга җиңел булмаячак — еш кына алар теге яки бу ситуациядә алардан нәрсә теләүләрен һәм нинди тәртип көтүләрен аңламаячак.

Елан

(1929, 1941, 1953, 1965, 1977, 1989, 2001, 2013, 2025)

Еланнар, сезнең йолдызлы сәгатегез җитте! 2025 елда сез алдагы 11 елда утырткан һәм сабыр гына үстергән барлык орлыклар үз уңышын бирәчәк. Яхшы оештырылган эш идеаль барачак, ә моңа кадәр тормышка ашмаган хыяллар, үзеннән-үзе үтәләчәк.

Ат

(1930, 1942, 1954, 1966, 1978, 1990, 2002, 2014, 2026)

Ат өчен актив һәм яулап алуларга бай булган Аждаһа елы шактый тыныч Елан елы белән алмашына. Бу билгеләр артык төрле һәм бер-берсен бик авыр аңлыйлар, шуңа күрә Елан Атка үзен тулы көченә күрсәтергә һәм аның барлык ниятләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәячәк. Күңелеңне төшермәс өчен зур планнар һәм өметләр төзергә кирәкми.

Кәҗә

(1931, 1943, 1955, 1967, 1979, 1991, 2003, 2015, 2027)

Бу ел Кәҗәләр өчен әһәмиятле ел булачак, алдагы ике елдагы бәхетле үзгәрешләр быел да дәвам итәчәк. Елан белән Кәҗәне, рәссамнар яки философларныкы кебек, зәвыклы эчке дөнья берләштерә. Шуңа күрә бу ел Кәҗәгә күңеленең һәм дөнья төзелешенең серләренә тагын да тирәнрәк төшенергә мөмкинлек бирәчәк. Шәхси тормышта якты кичерешләр көтә. Туганнары белән бер түбә астында яшәгәүчеләр тормыш шартларын яхшырту турында уйлар.

Маймыл

(1932, 1944, 1956, 1968, 1980, 1992, 2004, 2016, 2028)

Быел проблемалар хәл ителсенгә, актив булырга, хезмәтне яратырга кирәк булачак. Йолдызлар вак мәшәкатьләр дә килеп чыгар, дип кисәтә, ләкин аларның ахыры хәерле булыр. Тормышка карата, әйләнә-тирәгездәге кешеләргә карата таләпләрегезне киметегез, шул чагында алдагы ел имин булачак.

Әтәч

(1933, 1945, 1957, 1969, 1981, 1993, 2005, 2017, 2029)

Әтәч өчен вакыйгаларга бай ел булачак. Елан сезне кызыклы кешеләр, баш әйләндергеч тәкъдимнәр һәм акылга сыймаслык перспективалар өчен чын магнит итәчәк. Әгәр гадәти вакытта сезне күрсеннәр өчен бөтен көчегез белән үзегезгә игътибар җәлеп итәргә күнеккән булсагыз, хәзер моның өчен берни дә кирәк булмаячак. Кешеләр үзләре сезгә тартылачак. Сезнең бурыч — вакыйгаларның иң яхшы үсешенә комачауламау гына.

Эт

(1934, 1946, 1958, 1970, 1982, 1994, 2006, 2018, 2030)

Бу ел Эт өчен катлаулы ел булачак — Елан белән алар килешә алмыйлар, һәм аңардан рәхим-шәфкать көтәргә туры килми. Сезнең ачык һәм туры сүзле булуыгыз конфликт сәбәбе булырга мөмкин. Карашларыгызны, планнарыгызны, ниятләрегезне һәм серләрегезне (кешенекен дә) үзегездә саклагыз, юкса, намуссыз кешеләр бу мәгълүматны начар ниятләрдә кулланырга мөмкин, дип кисәтә йолдызлар. Шул ук вакытта үз принципларыгызга тугрылык саклагыз һәм кызыктыргыч, ләкин куркыныч вәсвәсәләргә буйсынмагыз.

Дуңгыз

(1935, 1947, 1959, 1971, 1983, 1995, 2007, 2019, 2031)

Алдагы еллар кебек үк бу ел да Дуңгыз өчен уңышлы булачак. Әгәр дә Аждаһа аңа тәвәккәллек һәм харизма өстәгән булса, Елан елы үз-үзен камилләштерү һәм төрле өлкәләрдә белемнәрен тирәнәйтү девизы астында узачак. Гомумән, Дуңгызлар өстән эш йөртергә, проблеманың асылына төшенергә яратмый. Бу үзенчәлек фундаменталь әһәмиятле әйберләрне аңларга, тормышның тирән мәгънәләренә барып җитәргә комачаулый. Профессиональ формалашуда да бу югары категориягә чыгуга киртә булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев