2025 елның икенче яртыеллыгына «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газетасына ничек язылырга
Язылуның барлык мөмкин булган ысуллары турында сөйлибез.
2025 елның июль-декабрь айларына «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» басмаларына язылу дәвам итә. Язылуның барлык мөмкин булган ысуллары турында сөйлибез.
1. Альтернатив язылу (600 сум)
Бу ысул белән язылу өчен сезгә Төзүчеләр урамы, 16а адресы буенча урнашкан редакциягә килеп язылырга кирәк. Бу очракта сез газеталарны түбәндәге бирү пунктларында ала аласыз:
- Редакция
- «Барс» яшьләр үзәге
- Үзәк китапханә
- «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге
Газеталарга шулай ук 3-81-11 телефоны буенча язылырга мөмкин (эш көннәрендә). Моның өчен:
- Исем-фамилиягезне
- Газетаның исемен
- Алу урынын язарга кирәк булачак
Рәсмиләштергәннән соң сезгә түләү өчен квитанция җибәрелә.
2. Өйгә китерү шарты белән почта аша язылу:
- «Алабуга нуры» — 910 сум.
- «Новая Кама» — 964 сум
«Россия Почтасы»ның теләсә кайсы бүлегендә рәсмиләштерергә мөмкин
Онлайн:
- podpiska.pochta.ru сайтында
- tatmedia.ru/podpiska сайтында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев