Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

2026 елда Алабугада 13 ишегалды төзекләндереләчәк

Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле шәһәрдә һәм районда 201 ишегалды төзекләндерелгән инде.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Безнең ишегалды» масштаблы проекты кысаларында Алабугада 2026 елга 13 йорт яны территориясен комплекслы яңарту планлаштырылган. Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле шәһәрдә һәм районда 201 ишегалды төзекләндерелгән инде.

Төзекләндерү проектларына заманча балалар һәм спорт мәйданчыклары монтажлау, җәяүлеләр юлларын ремонтлау, парковка урыннарын оештыру һәм яшелләндерү керә. Барлык эшләр халык катнашында һәм аларның фикерен исәпкә алып башкарыла.

2026 елга программага кертелгән адреслар исемлегенә:

  • Гусев ур., 25 йорт.
  • Тойминская ур., 18 һәм 21а йортлар.
  • Матросов ур., 3, 5, 7, 9, 11, 13 йортлар
  • Татарстанның 10 еллыгы ур., 11 һәм 24А йортлар
  • Мәскәү ур., 48 йорт.
  • Свердлов ур., 93Б йорт.

«Безнең ишегалды» программасы уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча системалы эшне дәвам итеп, Алабуганы заманчарак һәм яшәү өчен уңайлырак итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев