2026 елда Алабугада беренче булып туган баланы һәм аның әнисен бала тудыру йортыннан чыгардылар
Бәхетле гаилә шатлыклы вакыйганы билгеләп үтәргә кайтып киттеләр.
Буе 52 см, авырлыгы 3400 грамм булган малай 1 гыйнварда иртәнге унынчы яртыда дөньяга килә. Кичә яшь әнине улы белән бала тудыру йортыннан өйләренә чыгардылар. Яңа туган баланың әтисе бик дулкынлана, хатынын һәм улын зур түземсезлек белән каршы алды.
— Кайбер туганнарыбызның балалары бар инде. Ә бу безнең беренче балабыз, чын Яңа ел бүләге. Без бик бәхетле.
— Минем һәм баламның хәле бик әйбәт, хис-кичерешләрем иң дулкынландыргыч һәм гүзәл, — дип шатлыгы белән уртаклашты яшь әни Анастасия. — Без ирем белән баланы көтеп алдык, әзерләндек, һәм бу безнең өчен зур бәхет булды. Малаймы, кызмы — безгә барыбер иде, иң мөһиме, барысы да яхшы булсын. Ә улым булачагын белгәч, шунда ук исем дә уйлап таптык. Алабуга бала тудыру йорты табибларына һәм медицина персоналына ярдәмнәре, янәшәмдә булганнары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Аларга иң изге теләкләр телим.
Балачак һәм бала табу буенча баш табиб урынбасары Екатерина Казьмирчук сөйләгәнчә, узган ел Алабуга районында 666 бала туган, шуларның 87се — Алабуга бала тудыру йортында.
— 2026 елда тагын да күбрәк балалар туар дип өметләнәбез, алар районда яшәүчеләр санын тулыландырачак. Хәзер бездә бала табарга әзер булган 10-15 хатын-кыз бар, әмма аларның саны теләсә кайсы вакытта үзгәрергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев