2035 елга – 250 мең кеше: Алабугада Татарстан кече шәһәрләренең беренче бизнес-форумы узды
Узган атнада безнең шәһәрдә эшмәкәрләрне, хакимият вәкилләрен, икътисад, мәдәният, туризм, HR һәм инновацияләр өлкәсендәге экспертларны берләштергән бизнес-форум узды.
Чараның масштабы Алабуга районы өчен генә түгел, бөтен Кама аръягы өчен дә әһәмиятле вакыйгага әверелде. Ул икътисад, мәдәният, туризм һәм инновацияләр өлкәсендә эшмәкәрләрне, хакимият вәкилләрен, экспертларны һәм практикларны берләштерә. Максат — Татарстанның кече шәһәрләрен үстерү, ә безнең шәһәр бүген нәкъ менә шул юнәлештә хәрәкәт итә. Шул сәбәпле, яңа туклану нокталары, кунакханәләр һәм башка хезмәтләр кирәк.
Форум ике көн буена «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә узды. Ул эшмәкәрләрнең эшчәнлеге белән танышудан башланды. Презентацияләр фойеда ук оештырылган иде. Эшмәкәр Нурислам Кадыйров «Алабуга мунчалары» дип аталган яңа проектының концепциясен тәкъдим итте. Комплекс 12 мунчадан торачак, аларның һәркайсы Алабуга районының бер җирлеге — Иске Юраш, Дөм-Дөм, Морт һәм башкалар хөрмәтенә аталган. Идея авторы сүзләренчә, проект кунакларга ял итәргә генә түгел, ә туган як традицияләре һәм тарихы турында да күбрәк белергә мөмкинлек бирәчәк.
Форумның төп өлеше район башлыгы Рөстәм Нуриев ачкан пленар өлештән башланды. Ул билгеләп үткәнчә, безнең район җирле һәм читтән килгән актив, көчле эшмәкәрләргә мохтаҗ. Башлык сүзләренчә, Алабуганың һәм «Алабуга» махсус зонасының икътисады бүген 900 миллиард сумнан артык продукция җитештерә, бу республикада икенче урынны алырга мөмкинлек бирә. Рөстәм Нуриев искә төшергәнчә, 2019 елда МИЗда 6500 кеше эшләгән, ә хәзер аларның саны 36 меңнән артып китә. Шәһәргә яңа сервислар — җәмәгать туклануы предприятиеләре, кунакханәләр, хостеллар һәм кешеләрнең көндәлек тормышына бәйле башка хезмәтләр кирәк, дип ассызыклады ул. Бу форумның төп фикере булды. Җитәкче билгеләп үткәнчә, Алабуганың 500 гектар мәйданлы уникаль тарихи өлеше бар, шәһәр республика җитәкчелеге тарафыннан аерым игътибарга ия, ә бу бизнесны уңышлы үстерү өчен уңай шартлар тудыра.
«Алабуга» МИЗ генераль директорының корпоратив үсеш буенча урынбасары Артем Снитко сүзләренә караганда, 2035 елга Алабугада 250 мең кеше яшәячәк. Икътисади зонаның билгеле бер инфраструктураны таләп итә торган масштаблы планнары шундый. Ул моңа юнәлдерелгән аерым проектлар турында сөйләде. Әйтик, МИЗ территориясендә киләсе елда 50 мең кешегә исәпләнгән 240 йортны төзеп бетерү планлаштырыла. Янәшәдә зур сәүдә үзәге төзеләчәк, анда кафе, рестораннар ачылачак, башка хезмәтләр, сәүдә нокталары оештырылачак. Анда үз бизнесларын урнаштырырга теләүче инвесторлар бар инде, әмма буш урыннар әле күп, диде Артем Снитко.
«Эссен Продакшн АГ» АҖ генераль директоры Леонид Барышев эшмәкәрлек диалогының мөһимлеген билгеләп үтте:
«Алабугада шулкадәр күп эшмәкәрләрне күрергә күптән хыялландык. Шәһәрнең бай тарихы, традицияләре һәм лаеклы потенциалы бар, ул эшмәкәрләр тарафыннан данланган, һәм без бу тарих дәвам итәр дип өметләнәбез».
Һәм Алабуга моңа әзерләнә — соңгы берничә елда шәһәр сизелерлек үзгәрде. Моны Леонид Барышев та ассызыклады. Яңа җәмәгать киңлекләре барлыкка килде, булганнары яңартыла, урамнар, йортларның тышкы кыяфәте үзгәрә, тарихи өлештә зур эш алып барыла.
«Шәһәрнең үзгәрү тарихы безнең күз алдында бара, шуңа күрә тиздән Әлмәтне узып китеп, Иннополис белән көрәшәчәкбез», — дип йомгаклады сүзен Леонид Барышев.
Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко шулай ук шәһәрдә кунакханәләр һәм җәмәгать туклануы нокталары җитмәвен билгеләп үтте. Җитәкче аңлатуынча, җәйге сезонда, эре туристик төркемнәрдән тыш, Алабугага бик күп мөстәкыйль сәяхәтчеләр килә. Б. Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» фестивале, Спас ярминкәсе һәм Чаң кагу фестивале кебек зур вакыйгалар вакытында проблема аеруча кискен тора. Аның сүзләренчә, кунакханәләрдә бу даталарга урыннар 6-8 ай алдан алынып бетә.
Пленар өлештән соң катнашучылар секцияләргә таралдылар, анда алар спикерлар белән якыннанрак таныша, үз сорауларын бирә алды. «Тарих һәм туризм», «HR: процесслар, персонал, цифрлаштыру», «Бизнес һәм туризм», «Инновацияләр һәм технологияләр», «Безнекеләрне бел» кебек секцияләр эшләде.
«Барысы да бик яхшы оештырылган. Бик яхшы спикерлар. Тулаем алганда, киләчәктә бизнес, халык, инвестицияләр, салымнар да күп тапкырлар үсәчәк кечкенә шәһәр өчен бу зур башлангыч», − дип уртаклашты «Алабуга» махсус икътисади зонасының аренда торагы хезмәте вәкиле Денис Савин.
«Кызыклы формат. Яңа элемтәләр, танышулар булдырырга мөмкин. Алабуга районы башлыгына, башкарма комитетка әлеге чараны оештырган өчен рәхмәт. Мин яңа кешеләр белән аралаштым, перспективалы клиентлар, без күрсәтә торган хезмәтләр өчен заказчылар таптым», − дип сөйләде Зәйдән Илдар Хафизов, ул складларны, бүлү һәм логистика үзәкләрен автоматлаштыру белән шөгыльләнә.
«Мин монда спикер сыйфатында. Кече һәм урта бизнес бүген катлаулы вакытлар кичерә һәм миңа әлбәттә бүгенге тема бик кызык. Эшмәкәрләр бергә җыелганда, без көчлерәк, берләшеп, иң яхшы чишелешләр таба алабыз. Бу бик яхшы инициатива, аны һичшиксез дәвам итәргә кирәк», — дип фикерен белдерде Казаннан килгән Ольга Глухова.
«Алабугада мин беренче тапкыр. Монда туризм үсешенең күптәнге традицияләре бар. Татарстанның башка кече шәһәрләре өчен бу тәҗрибәне үзләштерү өчен күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин», — диде Казаннан профессиональ тарихчы, гид һәм экскурсовод Рәшит Амишев.
Форумның беренче көне «Бизнес-фикерләү» темасына бизнес-семинар белән тәмамланды, аны «Что? Где? Когда?» телевизион уенының алып баручысы, бизнес-тренер, тәҗрибәле топ-менеджер Максим Поташев үткәрде. Ул мондый форумнарның мөһимлеген ассызыклады һәм аудиториянең җанлы кызыксынуын күрүен билгеләп үтте. Ул моны кече һәм урта бизнесның бөтен җирдә булуы белән аңлатты, кече шәһәрләр өчен ул аеруча әһәмиятле.
Спикер фикеренчә, мондый чараларның төп кыйммәте — аралашуда һәм киләчәк багланышларда. Эшмәкәрләр өчен бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге беренче урында тора, ә экспертларның чыгышлары файдалы белем чыганагы булудан тыш, киләчәк диалоглар өчен мөһим сәбәп тә булып тора.
Максим Поташев Алабуганың җитди сәнәгать үзәге буларак потенциалын аерым билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, шәһәрне барлыкка китерүче эре предприятиеләрнең булуы кече һәм урта бизнесны үстерү өчен һәрвакыт уңай мохит тудыра, чөнки ул табигый рәвештә кешеләрнең һәм шәһәрнең үз ихтыяҗларын канәгатьләндерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев