23 февраль ялы майга күчә
Быел 23 февраль, Ватанны саклаучылар көне, шимбәгә туры килсә дә, аның урынына дүшәмбе, 25 февраль көнне ял итмәячәкбез.
Россия Хөкүмәте Карары нигезендә, дүшәмбегә туры киләчәк ял көне 10 май - җомгага күчерелә. Шул рәвешле халык, 23, 24 февраль көнне ял итеп, дүшәмбе эшкә чыгачак. Җиңү көнендә исә россиялеләргә тоташтан 4 көн (9-12 май) ял итү мөмкинлеге биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев