Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

25 мартта инвалидларны тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча кайнар линия үткәрелә

Сорауларны 8(800)350-44-72 «кайнар линия» номеры буенча бирергә була. 

25 мартта инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча кайнар линия булачак.

Инвалидларны үз вакытында тернәкләндерү чаралары, протез-ортопедик эшләнмәләр, урында ятучылар өчен махсус кирәк-ярак һәм башка махсус чаралар белән тәэмин итү — бу мәсьәләгә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы инвалидлар эшләре Советы, республика Хөкүмәте тарафыннан һәрвакыт зур игътибар бирелде.

Бүгенгенге көндә әлеге мәсьәләләр ничек хәл ителә дигән сорауга «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге» дәүләт учреждениесе вәкилләре һәм идарәче вазифаларын башкаручылар «кайнар линия» вакытында җавап бирәчәк.

Ул ТР Иҗтимагый палатасында 2022 елның 25 мартында 14: 00 сәгатьтән 16: 00 сәгатькә кадәр оештырыла. Анда шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил катнашачак.

Сорауларны 8(800)350-44-72 «кайнар линия» номеры буенча гражданнарны кабул итү көнендә 14.00 сәгатьтән 16-00 сәгатькә кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша яисә oprt.tatar@yandex.ru почтасы аша 2022 елның 24 мартына кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев