Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

26 октябрьгә каршы төндә Алабугада су бирү туктатыла: адресларның тулы исемлеге

Ремонт эшләре тәмамлануга ук су бирү башланачак.

«ОЭЗ ППТ «Алабуга» хәбәр иткәнчә, магистраль челтәрләрдә авария-торгызу эшләрен уздыру сәбәпле, 25 октябрьдә кичке 20 сәгатьтән 26 октябрьнең иртәнге сәгать 8гә кадәр вакытлыча су бирү туктатыла.

Су түбәндәге адреслар буенча булмаячак:

— 4 мкр.
— Радужный мкр.
— КП Лесная Поляна
— КП Царицыно
— Садовая ур.
— Бәхетле ур.
— Добрый тыкрыгы
— Светлая ур.
— Радужная ур.
— Лангепасская ур.
— Отрадная ур.
— Энтузиастов ур.
— Тихая ур.
— Трёхсвятская ур.
— Водонапорный тыкрыгы
— Литейный тыкрыгы
— Кирпичный Завод ур.
— Окружное Шоссе ур.

Үзәк хастаханәдән соң шәһәрнең аскы өлешендә салкын суның басымы кими.

Әлеге чара үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларында килеп чыккан авария хәлләрен бетерү зарурлыгына бәйле һәм «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында» 416 номерлы Федераль законның 21 маддәсенең 1 өлеше нигезләмәләре һәм тышкы суүткәргеч челтәрләр һәм корылмалар өчен билгеләнгән техник җайга салу турында РФ законнары таләпләре нигезендә гамәлгә ашырыла (п.7.4 СП 31.13330.2021 «Свод правил. Водоснабжение. Наружные сети и сооружения. СНиП 2.04.02-84*»).

Ремонт эшләре тәмамлануга ук су биреләчәк, нинди дә булса сораулар туса, 8 919 691-75-91 телефоны буенча Водоканалның оператор хезмәтенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев