Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

5 килограмм мандарин иясе билгеле булды

Бүләк уйнату Яңа ел алды акциясенең бер өлеше.

«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары редакциясе 1 декабрьдән 22 декабрьгә кадәр узган бүләк уйнатуга йомгак ясадылар.

Җиңүче дип Гөлнара Шәрәфетдинова танылды. Гөлнара ханым әнисе өчен «Алабуга нуры» газетасын яздырды һәм аңа уңыш елмайды.

Җиңүченең исеме 23 декабрьдә күрсәтелгән чорда альтернатив язылуны рәсмиләштергән кешеләр арасында лототрон әйләндерү ярдәмендә билгеләнде. Төп бүләк — 5 килограмм мандарин.

Бүләк уйнату Яңа ел алды акциясенең бер өлеше. Аның максаты — укучыларга бәйрәм кәефе бүләк итү, җирле матбугатка ярдәм итүнең мөһимлеген искә төшерү. Җиңүчене котлыйбыз һәм катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев