80 елга – 80 факт
«Алабуга Нуры» битләрендә Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеена багышланган махсус проект старт ала. «80 елга — 80 факт» рубрикасында газета укучылары Алабуганың Бөек Ватан сугышы чорындагы тарихы белән таныша алачак.
Проект Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге Хәтер музее белгечләре белән берлектә эшләнәчәк. 2025 ел дәвамында без 1941-1945 еллардагы сугыш белән бәйле кызыклы фактларны газетабыз битләрендә бастырачакбыз. Рубрикада уникаль документлар, фотографияләр, тарихи белешмәләр, легендар шәхесләр турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк. Әйтергә кирәк, болар барысы да АДМЯ архив фондларында, яисә Хәтер музеенда саклана.
Батыр якташларыбыз: орденлы кавалерлар.
Алабугада Дан орденының ике тулы кавалеры яшәгән. Бу — кечкенә шәһәр өчен сирәк күренеш.
Аларның язмышларында да охшашлыклар күп: икесе дә разведчик, икесе дә гыйнварда туган, икесе дә Алабугадан. АДМЯ Хәтер музее стендларында да аларның фотолары янәшә урнаштырылган.
Рифкать Гайнуллин (1924-2009), укып бетергәч, 1942 елда фронтка җибәрелә: башта 322нче укчы дивизиясенең 1089нчы укчы полкында разведчик, аннары 60нчы армиянең махсус разведотряд разведгруппасы сугышчысы булып хезмәт итә. Рифкать Хәйрулла улы дошман тылында якынча 150 тәүлек була, немец гаскәрләренең хәрәкәте турында мәгълүмат җыя, шәхсән үзе алты "тел«не кулга төшерә. Ул Украина, Польша, Чехословакия, Германияне азат итүдә катнаша. Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак, Ватан сугышы орденнары, «Сугышчан казанышлары өчен» медале, «Шәп разведчик» билгесе белән бүләкләнгән.
Петр Захаров (1917-1981) — 3нче Белоруссия фронтының 39нчы армиясенең 610нчы танкларга каршы артиллерия полкының өлкән разведчигы. 1942 елның языннан Белоруссия территориясендә К. Минин исемендәге 5нче партизан отряды составында сугыша. Захаров исәбендә — 7 чигенгән дошман эшелоны һәм дошманның гарнизоннарына дистәләгән уңышлы һөҗүмнәр. Совет гаскәрләре белән кушылганнан соң, Петр Ивановичны наводчик итеп алалар, аннары артиллерия батареясының өлкән разведчигы итеп билгелиләр. Ул Белоруссияне азат итүдә катнаша, Көнчыгыш Пруссиядә сугыша, берничә тапкыр яралана. Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев