Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Адвокат ишегалларындагы чокырларга зарланып кайда мөрәҗәгать итәргә кирәк икәнен әйтте

Ишегалдындагы чокырлар — кече архитектура формалары һәм төзекләндерүчеләрнең авторлык идеясе түгел. Бу гап-гади ваемсызлык.

Ишегалдында чокыр булган очракта гражданнарга башта идарәче компаниягә яки торак милекчеләре ширкәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки нәкъ менә әлеге оешмалар ишегалдын тиешле кыяфәттә тоту өчен җаваплы. Бу хакта «Татар-информ»га Россиянең атказанган адвокаты Людмила Айвар хәбәр итте.

«Ишегалдындагы чокырлар — кече архитектура формалары һәм төзекләндерүчеләрнең авторлык идеясе түгел. Бу гап-гади ваемсызлык. Идарәче компаниядән яки торак милекчеләре ширкәтеннән башларга кирәк: алар ишегалдын карау бурычын үтәргә тиеш», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Әгәр идарәче компания яки торак милекчеләре ширкәте мөрәҗәгатькә берничек тә җавап бирмәсә, торак инспекциясенә һәм район администрациясенә шикаять юлларга кирәк. Бу инстанцияләргә «Халык контроле» кушымтасы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

«Анда фотография элеп кую җитә, шикаять шундук системага керә. Аны хәл итү өчен түрәләр шәхси тәртиптә җавап бирә», — дип аңлатты адвокат.

Администрациягә мөрәҗәгать иткәннән соң да проблема хәл ителмәсә, район прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип йомгаклады сүзен адвокат Айвар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев