Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Адымнар-Алабуга» да «Интерактив татар остаханәсе» проекты тормышка ашырыла

Мәгълүматларны җыю өчен педагоглар тарафыннан махсус электрон кабинетлар булдырылды.

Ул укучыларның иҗади һәм социаль-шәхси үсешенә, татар телен, татар халкының милли гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уятуга юнәлдерелгән. 

РФдә Россия халыкларының мәдәни мирасы һәм Цифрлаштыру елы кысаларында «Адымнар-Алабуга» комплексында җиде татар теле кабинетына Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Ризаэддин Фәхреддин, Гөлзадә Әхтәмова, Фәнис Яруллин, Роберт Миңнуллин кебек татар шагыйрьләре һәм язучылары исемнәре бирелде. 

Быел «Мәктәпнең телләр музее» инновацион белем бирү проектын тормышка ашыру башланды, ул балаларда намус һәм горурлык, җаваплылык һәм ышаныч хисе тәрбияләргә, гаилә, милләт һәм Ватанның чын кыйммәтләрен ачарга булышыр дип көтелә.

«Интерактив методик әсбаплар һәм җиһазлар бөтен дөнья буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясарга ярдәм итәчәк, ә музей дәресләре балаларны төрле халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк», — ди «Адымнар-Алабуга» директоры Надир Курамшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев