«Адымнар — Алабуга» укытучысы «Иң яхшы татар теле укытучысы» дип танылды
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Семенова Надежда Николаевна «Һөнәргә тугрылыгы өчен» номинациясендә җиңүче булып танылды.
Татар теле укытучыларын үзләренә генә хас булган бер сөйкемлелек, ягымлы караш, балаларга җылы мөнәсәбәт һәм туган телгә зур мәхәббәт аерып тора. Мәктәп коридорларында очраган һәр балага ярату белән, хәлләрен сорашып эндәшә, хезмәттәшләренә хөрмәт белән карый, һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер тора. Саф татарча итеп дәресләрне алып бара һәм һәр балада туган телгә мәхәббәт уятырга тырыша.
Шундый укытучыларның бересе — Семёнова Надежда Николаевна. Бүгенге көндә ул «Адымнар — Алабуга» полилингваль белем бирү комплексында татар теле һәм әдәбияты фәннәрен алып бара. Укучыларга телне генә өйрәтеп калмыйча, тәрбияви компонентка да зур игътибар бирә. Күптән түгел ул үзенең осталыгын «Ел укытучысы» бәйгесендә дәлилләп, «Иң яхшы татар теле укытучысы» номинациясендә җиңү яулады. Әйдәгез, аның белән һәм шундый дәрәҗәле бәйгедә җиңү серләре белән якынрак танышыйк.
Тумышы белән Надежда Семенова Мамадыш районының Чиябаш авылыннан. Авыл мәктәбен тәмамлап, Минзәлә педагогик көллиятендә башлангыч сыйныф һәм татар теле укытучысы һөнәрен үзләштерә. Анда укуны уңышлы тәмамлагач, көллиятнең бер укытучысы «Әйдә, Алабугага бар, анда югары белем алырга мөмкинлек бар» дип, аны Алабугага җибәрә. Укырга кереп, Алабуганың 2 нче мәктәбендә ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый.
Тормышка ашырылган балачак хыялы
Балачактан укытучы булырга хыялланып үскән кызчык үзенә шундый җаваплы һәм шактый катлаулы юлны сайлый.
— Ни өчендер миңа укытучылар гел ошый иде. Башлангыч сыйныфта укыганда, укытучы булып уйнаганны хәтерлим. Минем беренче укытучым ир кеше иде. Аннары яшь кызлар кайтты практикага. Алар шундый матурлар, матур итеп киенәләр иде, — дип елмаеп искә ала Надежда Николаевна.
Беренче белеме буенча башлангыч сыйныф укытучысы булса да, Надежда Николаевна татар теле һәм әдәбият фәннәрен укытуны якынрак күреп, һөнәри юлын нәкъ менә шул предметларга багышларга була. Һәм менә ул бүген — иң яхшы татар теле укытучысы исеменә лаек. Димәк, ул дөрес юлны сайлаган дигән сүз түгелме соң бу?
«Ел укытучысы» бәйгесенең катлаулы марафоны
Әлбәттә, Надежда Николаевна кебек укытучылар бер урында тора алмый. Алар һәрвакыт яңа үрләргә омтыла. Бәйгеләр, осталык дәресләре, конференцияләр, ачык дәресләр, милли чаралар — боларның барысы да тырыш укытучының көндәлек эшләре. Ләкин мондый масштаблы бәйгедә беренче тапкыр катнашуым, ди Надежда ханым.
Бәйге берничә этаптан тора: беренчесе — муниципаль этап, икенчесе — зона этабы. Әлеге этапта 54 укытучы катнаша. Бәйге 8 зонада уза. Надежда Николаевна да шул 54 иң оста укытучылар арасында була. Ул үзенең осталыгын әлеге этапта Балык бистәсендә күрсәтә. Нәтиҗәдә, иң күп балл җыйган 20 укытучы республикага чакырыла.
— Шул этапка әзерләнә башладык. Беренче көнне республика этабында дәрес күрсәттек, икенче көнне «Методик остаханә» дигән сынау булды. Икенче турга узучылар исемлеген әйттеләр. Шуннан соң осталык дәресе, тәрбия сәгате күрсәттек. Аларның нәтиҗәләре буенча өч кеше призлы урынга чыкты. Безне, призлы урынга эләкмәгән кешеләрне, номинацияләрдә җиңүчеләр итеп игълан иттеләр. Менә шундый күп этаплы, озын конкурс инде ул.
Җиңү алып килгән дәрес
— Казанда «Җөмлә. Җөмлә кисәкләре» темасы буенча 2нче сыйныфта дәрес күрсәттем. Осталык дәресемдә «Алтыпочмаклы укыту» алымы турында сөйләдем. Бу алымны дәресемдә дә кулландым. Шуннан чыгып, кәрәз формасында эшләнгән биремнәр әзерләдем. Дәрескә ясалма умарта алып кердем. Дәрес темасын бал кортлары (ясалма) алып килде. Бу алым кызыксындыру чарасы да булды. Укучылар белән бал кортларының файдасы турында да сөйләшеп алдык. Укучыларга ошады, — дип уртаклаша креатив укытучы.
«Балалар — бөтен җирдә дә балалар инде...»
— Казанда мин дәресне Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә күрсәттем. Ул гимназиядә беренче сыйныфтан башлап, 11 нче сыйныфка кадәр бөтен фәннәр дә татар телендә укытыла. Дөресен генә әйткәндә, мин ул балаларга гашыйк булып кайттым. Алар саф татар телендә сөйләшә. Укучыларның сөйләмендә бер рус сүзе дә юк. Мин дәрес алып барган икенче сыйныф балалары ниләр генә сөйләмиләр, ниләр генә белмиләр. Ә үз-үзләрен тотышлары буенча балалар алар бөтен җирдә дә балалар инде. Алар үз яшь үзенчәлекләре белән барысы да шул ук, бары тел белү мәсьәләсендә генә аерылалар.
Бәйгеләрдә җиңү — команда эше
Бәйгеләрдә үзең генә булсаң, шул кадәр югары дәрәҗәгә барып җитеп бумый, ди Надежда Николевна. Җиңү — команда эше. Ул үзенең хезмәттәшләренә, милли мәгариф мәсьәләләре буенча укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Сабирҗан кызына бик рәхмәтле.
— Без Казанда 5 көн торып кайттык, ул минем белән бергә шунда булды. Башка районнар да шулай командалап килгәннәр иде. Берүзең генә ерып чыга торган эш түгел. Син уйлыйсың бер төрле, шул ук әйберне кеше икенче күзлектән күрә. Хезмәттәшләрем миңа үзләренең фикерләрен әйттеләр, бу миңа бик ярдәм итте.
«Берәр рус кешесенең русча белмәгәнен күргәнең бармы?»
— 3нче сыйныфларда милләтләр турында тема үткәндә, һәр укучының милләтен сорап чыктым. «Татар» да «татар» дип җавап бирәләр. «Сез берәр урысның рус телен белмәгәнен күргәнегез бармы?» дип сорадым. Әлбәттә, ул инде баладан гына тормый, ул гаиләдән килә. Андый хәл еш күзәтелә.
Әйе, чыннан да, үзләрен татар милләтеннән дип, татарча бер сүз дә сөйләшмәүче кешеләр шактый. Бәлки, Надежда Николевна кебек укытучылар булганда бу вәзгыять яхшы якка үзгәрер дип ышанасы килә. Чөнки бүгенге көндә татар теле өчен көрәшүнең алгы сызыгында татар телчеләре тора.
Блиц-сораштыру
— Укытучы буш вакытта нәрсә эшли?
— Каникул вакытларында мин китап укырга яратам. Шулай ук без үз өебез белән торабыз, бакчабыз бар. Җәйге каникул вакытында яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерәбез. Тормыш иптәшем умарта тота. Җәйге вакытта авылга кайтып, җиләк җыярга яратам.
— Яраткан китап яки автор?
— Укыган китапларым бик күп. Фәнис Яруллин китапларын укырга яратам, күптән түгел «Яралы язмышлар» китабын бик яратып укыдым. Бөтен китапны укыганда «Менә монсы онытылмаячак!» дип уйлыйсың. Кыскача эчтәлекләрен язып барырга тырышам. Мәдинә Маликова, Факил Сафин әсәрләрен яратып укыйм.
— Укучылар укытучыны берәр нәрсәгә өйрәтә аламы?
— Әлбәттә, өйрәтәләр. Һәр буын бит безгә караганда яхшырак, белемлерәк булырга тиеш. Без алардан әлбәттә күп әйбергә өйрәнәбез. Төрле ситуацияләр була, без аларның үз-үзләрен тотышыннан да үрнәк ала алабыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев