Җәяүлеләр өчен яңа урам һәм заманча хастаханә: Алабугада ТР башлыгына нинди проектлар тәкъдим иттеләр
Узган ялларда Алабугага эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде. Ул яңартылган объектларны карап, шәһәрнең үзгәрү киңлеген бәяләде.

Соңгы биш елда Алабуга сизелерлек үзгәрде. Бу үзгәрешләр комплекслы төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Алар арасында: «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалды территорияләрен модернизацияләү; шәһәрнең тарихи өлешен реконструкцияләү; юл инфраструктурасын үстерү — 44 км юл ремонтланган, шәһәргә керү юллары төзекләндерелгән; социаль инфраструктураны модернизацияләү, шул исәптән район үзәк хастаханәсен үзгәртеп кору.
Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнехановның визит программасы нәкъ менә Үзәк хастаханәдән башланды. Монда күптән түгел капиталь ремонт тәмамланды. Быел хастаханәне яңартуга республика бюджетыннан 375 миллион сум акча җибәрелгән, бу учреждениене төзекләндерүнең икенче этабы. 247 миллион сумлык беренче этабы узган ел тәмамланган иде.
Рөстәм Нургали улы яңартылган стационарның эш шартлары белән танышты, медицина персоналы белән аралашты һәм яңарту нәтиҗәләрен шәхсән үзе бәяләде. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә бүген Алабуга үзәк район хастаханәсе — районның 78 меңнән артык кешесенә хезмәт күрсәтә торган заманча медицина комплексы.
«Алабуга — уңайлы шәһәр, елдан-ел яхшыра бара. Табибларны җәлеп итәргә, аларга тиешле шартлар тудырырга кирәк. Бу беренче чираттагы бурыч», — дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе медперсонал белән әңгәмәдә.
Ел ахырына кадәр хастаханәдә тагын җиде табиб килүе көтелә, шуларның бишесе максатчан юнәлеш буенча киләчәк.

Үзәк район хастаханәсендә булганнан соң Рөстәм Миңнехановны «Алабуга — сәүдәгәрләр шәһәре» тарихи паркын үстерү концепциясе белән таныштырдылар, аны район башлыгы Рөстәм Нуриев тәкъдим итте. Докладын ул башкарылган эшләр турында мәгълүматтан башлады. Шулай итеп, тарихи өлешнең алты урамында ике мең метрга якын тротуар төзекләндерелде, искечә стильдә эшләнгән яктырткычлар куелды, планлы рәвештә яшел зоналар төзекләндерелде, агачлар утыртылды. Моның өчен 140 миллион сум акча тотылган, шуның 90 миллион сумы Татарстан Республикасы акчалары.
Эш коммуникацияләрне алмаштыру белән параллель рәвештә башкарылды — бу су, җылылык һәм урамнарны яктырту челтәрләрен алмаштыру. Рөстәм Нуриев сүзләренчә, «Алабуга — сәүдәгәрләр шәһәре» тарихи паркы буенча быел куелган бурычлар тулысынча үтәлгән.
− Туркод проектында җиңү белән берничә ел элек без тарихи үзәкне үстерү стратегиясен эшләдек, хәзер ул «Алабуга — сәүдәгәрләр шәһәре» — «Елабуга купеческая» дип исемләнгән зур парк булачак. Быел җәй көне без иң мөһим карарларга килдек. Казан урамы алабугалыларның яраткан йөрү урыны булып тора. Без аны яңадан җәяүлеләр өчен ясарга тәкъдим итәбез — бу шәһәрнең тарихи йөзе белән танышу өчен куркынычсыз шартлар тудырачак. Хәзер бу территория реновацияләр таләп итә. Урамны җәяүлеләр зонасына үзгәртү аны матуррак итәчәгенә без ышанабыз, бу яңа эшмәкәрләрне җәлеп итәргә һәм борынгы буш биналарны тормышка кайтарырга мөмкинлек бирәчәк, − дип билгеләп үтте архитектура үсеше һәм шәһәр төзелеше буенча киңәшче Юлия Казакова.
Гассар урамыннан күпергә, тарихи Балык мәйданына кадәр 660 метр озынлыктагы участокны җәяүлеләр өчен ясау планлаштырыла, анда да бүген реконструкция башланган. Бу территориядә арт-үзәк, җирле һөнәрчеләр өчен сәүдә мәйданчыгы ачу планлаштырыла.
− Казан урамының күпчелек биналары буш, җимерелә, без аларга хуҗа табылуын телибез. Бүген бу урамда яшәүче алабугалылар үз йортларына каршылыксыз машина белән керә алачак. Проектны килештергәндә халыкның тавышы исәпкә алыначак, — дип ышандырды Юлия Казакова.
Планда — шәһәр урамнарын һәм мәйданнарын төзекләндерү, шулай ук Шишкин буалары буенча эшләрне дәвам итү.
.jpg)
ТР Рәисе Алабуганың тарихи үзәген үстерү проектларын да югары бәяләде.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Хәтер мәйданында булды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында мемориалга капиталь ремонт ясалып, махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучыларга обелиск куелган иде. Республика башлыгы Мәңгелек утка чәчәкләр салды һәм МХО ветераннары белән әңгәмә корды, алар бүген ирекле халык дружинасы сафларында иминлекне тәэмин итәргә булышалар.
Шулай ук визит кысаларында Рөстәм Миңнеханов Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең балалар өчен «Эврика» музей-белем бирү үзәген ачуда катнашты. Республика Рәисе талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре белән шәхсән үзе шөгыльләнә. Соңгы елларда Татарстанда заманча өстәмә белем бирү үзәкләре челтәре актив төзелә, анда һәр бала күңеленә ошаган шөгыль таба ала.
Алабуга музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко һәм мәртәбәле кунаклар озатуында Рөстәм Нургали улы экспозицияне, төп бүлекләрне, интерактив һәм мультимедиа зоналарын карады.
— Без сыйфатлы белем бирү өчен кирәкле бөтен нәрсәне эшлибез. Мондый мәгърифәтчелек үзәге бик кирәк, аның кирәк булачагына шик юк. Биредә безнең төзүчеләр балалар, ата-аналар һәм педагоглар өчен шартлар тудырырга тырышты, — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Алга таба Рәис июнь ахырында ачылган һәм шәһәр халкының яраткан урынына әйләнгән шәһәр пляжында булды.
Объектларны карап чыкканнан соң, Татарстан Рәисе предприятие һәм учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм район активы белән очрашты. Рөстәм Нуриев хәбәр иткәнчә, район территориясендә урып-җыю кампаниясе 74 процентка үтәлгән, уңдырышлылык гектардан 40 центнерга җитә. Параллель рәвештә көзге культуралар чәчү дәвам итә, бу эшләр 40 процентка төгәлләнгән. Гыйнвар-июнь айларында район предприятиеләре 407,7 млрд сумлык сәнәгать продукциясе төяп озаткан (ТР буенча 4 нче урында).
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, агросәнәгатьне үстерү өлкәсендә район сизелерлек алга китте. Авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеге рейтингында Алабуга алты ел эчендә 40 нчы урыннан 10 нчы урынга күтәрелде.
Рөстәм Миңнеханов Алабуга халкына махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә аерым игътибар бирергә чакырды.
Татарстан Рәисе ассызыклаганча, барлык республика программалары да дәвам итәчәк. Аның сүзләренчә, бүген коммуналь челтәрләрне модернизацияләү программасы аеруча актуаль. Татарстан җитәкчесе "Алабуга«ны аерым билгеләп үтте һәм махсус икътисади зонасының илдә беренче урында торуын искәртте. «Бүген Алабуга актив рәвештә үзгәрә», — дип нәтиҗә ясады Татарстан лидеры.
Очрашуда катнашучылар Рәискә үз сораулары белән дә мөрәҗәгать итә алды. Район ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов: «Рөстәм Нургалиевич, ә сез кайчан ял итәсез», — дип кызыксынды.
«Без бүген сезнең белән бергә ял итәбез. Шәһәрләрдә мондый үзгәрешләрне, кешеләрнең кәефен күрү — үзе үк ял», — дип елмаеп җавап бирде Рөстәм Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев