Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Җәйге вакытка күчүне кире кайтару турында закон проекты Дәүләт Думасына тапшырылды

Ул март аеннан октябрьгә кадәрге чорда сәгать телләрен бер сәгатькә күчерүне күздә тота.

Җәйге вакытка күчүне кире кайтару турында закон проекты Дәүләт Думасына тапшырылды, ул март аеннан октябрьгә кадәрге чорда сәгать телләрен бер сәгатькә күчерүне күздә тота. Депутат Михаил Матвеев (КПРФ) үзенең Telegram-каналында шулай дип язган. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә. 

«Депутатлар Михаил Матвеев (Самара), Олег Михайлов (Коми) һәм Ольга Алимова (Саратов) тарафыннан җәйге вакытка күчүне кире кайтару турында закон проекты Дәүләт Думасына тапшырылды», — диелә хәбәрдә.

Депутат сүзләренчә, әлеге инициатива «күрсәтелгән чорда таң бер сәгатькә соңрак атсын һәм караңгы бер сәгатькә соңрак төшсен» өчен кирәк.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, «җәйге вакыт» СССРда кертелә һәм Россиядә 2012 елга кадәр гамәлдә була.

«2014 елдан Россия даими кышкы вакытта яши, шуның аркасында күпчелек төбәкләрдә тәүлекнең якты вакыты югалуы елына 200 сәгатьтән артып китә», — дип сүзен төгәлләде Матвеев.

Документның аңлатма язуында әйтелгәнчә, әлеге чара юл-транспорт һәлакәтләре санының кимүенә китерәчәк, урамнарда куркынычсызлыкны арттырачак, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм төзелеш эшләре алып баруны җиңеләйтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев