Акыл өчен гимнастика
Баш мие озак еллар сәламәт булсын өчен аны даими рәвештә стимуллаштырырга, төрлечә эшләргә мәҗбүр итәргә кирәк.
Ярымшарларны алыштырыгыз.
Тешләрегезне чистартканда, күлмәгегезнең төймәләрен эләктергәндә, клавиатурада текст җыйганда сул кулыгыз белән эш итегез (әгәр сез сулагай булсагыз, уң кулыгыз белән).
Үзегезне ярканат булып хис итегез.
Үзегез яхшы белгән фатир буйлап күзләрегезне йомып йөрегез. Бу вакытта баш миенең сенсор өлкәләре актив эшли, алар гадәттә аз кулланыла.
Яңа маршрутларны үзләштерегез.
Эшкә, кибеткә гадәти булмаган юллар белән барыгыз. Музейларга һәм күргәзмәләргә йөрегез, сәяхәт итегез. Бу гамәлләр хәтерне үстерә.
Яңалыкка омтылыгыз.
Фатирда интерьерны ешрак үзгәртегез, эш өстәлендә әйберләрнең урыннарын алыштырыгыз. Компьютердагы эш өстәле рәсемен яңартыгыз. Өйдә яңа ризыклар әзерләгез.
Риторикага өйрәнегез.
«Хәлләр ничек?» кебек баналь сорауларга да гади генә җавап бирмәгез, тулырак җөмләләр белән аралашырга тырышыгыз. Буш сүзләрдән баш тартыгыз. Анекдотларны истә калдырыгыз, үз мәзәкләрегезне уйлап чыгарыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев