Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга аграрийлары урып-җыю кампаниясен ничек каршылыйлар

Быел «Аммоний Агротехнологияләр» предприятиесенә 16 000 гектардан уңыш җыярга туры киләчәк. Оешманың генераль директоры Александр Мананкин 2025 елгы уракка әзерлек барышы турында сөйләде.

− Уҗымнарны җыюга без 2-3 атнадан чыгарга уйлыйбыз. Хәзер барысы да һава торышына бәйле — әлегә җитди яңгырлар көтелә. Әгәр алар үтсә, урып-җыю кичектереләчәк, әгәр фараз расланмаса, планлаштырганча эшләрне башлаячакбыз.

Бүгенге көндә предприятиедә техника 95 процентка әзер. Ике комбайнны гына ремонтлыйсы калды. Урып-җыю көзге культуралардан башлана, аннары план буенча арпа, бодай, рапс җыела. Моның өчен 16 комбайннан торган парк эшкә җигеләчәк. Культуралар төрле, техника җитәрлек. Ашлыкны өзлексез эшкәртү өчен урып-җыю конвейеры бар: машиналар берьюлы түгел, ә чиратлашып килә. Процесс җайга салынган.

Шәхесләр

Александр Мананкин — «Аммоний Агротехнологияләр» җәмгыятенең генераль директоры вазыйфасын 4 ел башкара. Бу вакыт эчендә авыл хуҗалыгы предприятиесе зур уңышларга ирешеп, авыл хуҗалыгы базарында лаеклы позицияләр алды.

Агрономнар фаразлавынча, уңыш сынатмыйчак һәм ел башында планлаштырылган кысаларда булачак. Рапс һәм көнбагыш үзен аеруча яхшы хис итә — бу культуралардан мул уңыш җыеп алыначак. Бөртеклеләр теләгәнчә сөендерми, дип таный Александр Мананкин, әмма базарда аларга ихтыяҗ да түбән.

Комбайнда балачак уеннарыннан — җитди һөнәргә

«Мин бу комбайнда өченче сезон эшлим. Ул ашлыкны кырда ук суктыра, аннары «КамАЗ» аны ташый, — дип сөйли комбайнчы Юрий Тимофеев. — Эш авыр түгел, миңа ошый. Мин — комбайнчылар гаиләсеннән. Балачактан ук басуларда йөгереп үстек, әти һәм бабам белән комбайнда йөрдек, булдыра алганча ярдәм иттек. Менә мин дә алар эзеннән барырга булдым. Машиналарны карыйбыз, тикшереп торабыз. Шулай булгач, без эшне башларга әзер! Эш күп булачак...»

«Аммоний Агротехнологияләр» җәмгыяте территориясендә ашлык киптерү комплексы төзелеше дәвам итә. Төзелешнең беренче этабы төгәлләнде, хәзер икенче этап бара. Бүгенге көнгә ашлык киптерү комплексының 60 проценты төзелеп беткән. Әлеге комплекс авыл хуҗалыгы җирләрен орлыклар белән тәэмин итү өчен кирәк, ә алар хуҗалыкта 20 000 гектар. Артыгы — сатуга китәчәк. Төп бурыч — үз җирләребезне сыйфатлы материал белән тәэмин итү һәм сыйфатлы материал сату. Уңай шартларда файдалануга тапшыру киләсе елның яз ахырына булачак.

Җитештерү куәтләре — тәүлеккә 1000 тонна киптерелгән ашлык, елына 19 000 тонна орлык.

Алабуга районы буенча барлыгы 30 000 гектар җыеп алырга планлаштыралар:

— бөртеклеләр − 16135 гектар,

— техник культуралар − 3359 гектар,

— силоска кукуруз − 2544 гектар,

— күпьеллык үләннәрне икенче катка чабу − 6191 гектар,

— бәрәңге − 268 гектар,

— яшелчәләр − 251 гектар.

«Әхмәтҗанов Ф. Г.» крестьян-фермер хуҗалыгы кырларында көзге бодай, арыш, арпа уңышы гектарына 60-65 цетнер булыр дип көтелә. Район буенча — уртача 45 цетнер, дип хәбәр иттеләр районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев