Алабуга Җәмигъ мәчетендә оештырылган җәйге сәламәтләндерү курсларында 52 кыз ял итте
Әлеге чара ел саен уздырыла.
Алабуга Җәмигъ мәчетендә 12 көн дәвамында кызлар өчен җәйге курслар эшләде. Әлеге чара ел саен уздырыла. Әхлакый-рухи һәм сәламәтләндерү юнәлешендәге программа бик бай һәм кызыклы булды, дип хәбәр итә мөхтәсибәтнең матбугат хезмәте.

Көннең беренче яртысында кызлар хәдисләр өйрәнгән, Коръән аятьләрен үзләштереп, намаз укыганнар. Икенче яртысында алар пешерү серләре, кул эшләре буенча мастер-классларда катнаша. Моннан тыш, кызлар өчен кулдан ясалган сувенирларны бизәү дәресләре оештырыла, балалар Казан федераль университетында, Шишкин күлләрендә, Өлкәннәр интернат-йортында, Чаллы шәһәренә сәяхәттә булганнар. Җәйге курслар вакытында спорт ярышлары, кул эшләре ярминкәсе дә оештырыла.

Җәйге сәламәтләндерү курслары тәмамлангач, кызларның әниләре өчен татар телендә йомгаклау кичәсе үткәрелә.
«Бу смена телефоннан бәйсез мохиттә узды, исламга мәхәббәт һәм әхлак тәрбиясе традицияләре сакланды» — дип билгеләп үттеләр җәйге мөселман курсларын оештыручылар.
Фото: vk.com/islam_v_elabuge
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев