«Алабуга» ансамбле Татарстанны Луганскта «#МыВместе» бәйрәмендә тәкъдим итте
Алабуга коллективы Луганск драма театры сәхнәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концертта чыгыш ясады.
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Алабуга» җыр һәм бию халык ансамбле Татарстан Республикасын Луганскта «#МыВместе» масштаблы бәйрәм чарасында тәкъдим итте. Халыклар бердәмлеге көненә багышланган Концерт П. Луспекаев исемендәге Луганск академия рус драма театры сәхнәсендә узды.
Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Диләрә Мироваева җитәкчелегендәге коллектив тамашачыларга татар мәдәниятенең байлыгын күрсәтүче программа тәкъдим итте.
«Бөек Россия белән бердәм булуыбызның тере символына әверелгән бу вакыйгада Татарстан Республикасын тәкъдим итү безнең өчен зур мәртәбә», — дип уртаклаштылар чыгыштан соң ансамбльдә катнашучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев