Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың ашыгыч ярдәм бригадасы узган атнада 432 тапкыр юлга чыккан

Бу хакта Үзәк хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган атнада (19.01-25.01) Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадасы кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 432 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 73 тапкыр алар балалар янына ашыккан.

  • Бер атнада 2 юл-транспорт һәлакәте булган, 3 кеше зыян күргән.
  • Миокард инфаркты белән кабул итү бүлекләренә 8 кеше китерелгән, 10 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар.
  • 22 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.
  • 50 кеше, шул исәптән 30 бала, респиратор авырулардан зарланган.

Ашыгыч ярдәм бригадаларын 35 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев