Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга ашыгыч ярдәм бригадасы кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 455 тапкыр юлга чыккан

Бу хакта Үзәк хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган атнада (12.01-18.01) Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадасы кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 455 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 61 тапкыр алар балалар янына ашыккан.

  • Бер атнада 2 юл-транспорт һәлакәте булган, 2 кеше зыян күргән.
  • Миокард инфаркты белән кабул итү бүлекләренә 4 кеше китерелгән, 7 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар.
  • 32 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.
  • 50 кеше, шул исәптән 24 бала, респиратор авырулардан зарланган.

Ашыгыч ярдәм бригадаларын 16 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев