Алабуга ашыгыч ярдәм бригадасы кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 600 тапкыр юлга чыккан
Бу хакта Үзәк хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узган атнада Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадасы кешеләрнең тормышын саклап калу өчен, 600 тапкыр юлга чыккан, шул исәптән, 175 тапкыр алар балалар янына ашыккан.
- Бер атнада 8 юл-транспорт һәлакәте булган, 12 кеше зыян күргән.
- Миокард инфаркты белән кабул итү бүлекләренә 5 кеше китерелгән, 7 кешене инсульт белән хастаханәгә салганнар.
- 53 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.
- 209 кеше, шул исәптән 128 бала, респиратор авырулардан зарланган.
- Янгыннар — 1, анда 1 кеше зыян күргән.
Ашыгыч ярдәм бригадаларын 31 тапкыр бер сәбәпсез чакырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев