Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга автомобильчеләрен машиналарны тиешсез урыннарга куймаска чакыралар

Юл буенда калдырылган транспорт чаралары кар чистарту эшенә комачаулый.

Соңгы вакытта автомобиль хуҗаларының иртән машина куелган урыннан чыга алмаулары турында хәбәрләр еш килә.

Эш шунда: үзәк юллар буенда калдырылган автомобильләр яртылаш карга күмелә, чөнки төнлә юлны чистарту эшләре бара. Машина йөртүчеләрнең күбесе тимер атларын төнгә тиешсез урыннарга куярга гадәтләнгән.

Мәсәлән, «Лагуна» кибете янындагы автостоянкага. Биредә машиналарны төнгә калдыру тыелган, әмма якындагы йортларда яшәүче автомобиль хуҗалары моңа игътибар итми. Нәтиҗәдә, техника территорияне тулысынча чистарта алмый. Башка урамнарда да шундый ук хәл. Ә бу үз чиратында авария хәлен тудыра. Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлегендә билгеләп үтелгәнчә, мондый участокларда эвакуатор эше көчәйтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев