Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга автостанциясеннән көн саен 23 рейс юлга чыга

Билетларны акча түләп тә, банк картасы белән дә сатып алып була.

Беренче чиратта, шәһәр яны маршрутлары эшли башлады. Автобуслар хәзер Татар Дөм-Дөме, Иске Юраш, Тарловка, Казан, Яр Чаллы, Мамадыш, Менделеевскига йөри. 

− Гамәлдәге маршрутларның санын арттыру буенча, бүген йөртүчеләр белән сөйләшүләр алып барыла. Мәсәлән, Казанга февральдә үк көненә 4 рейс ясарга, Яр Чаллыга рейслар санын 20гә җиткерергә; Гари, Бехтерево, Колосовка, Олы Качка шәһәр яны маршрутларын һәм «Әлмәт — Алабуга — Ижау», «Казан — Яр Чаллы — Өфе» юнәлешендә автобуслар җибәрергә ниятлиләр. Хәзерге вакытта шәһәр хакимияте һәм ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы, бергәләп, Түбән Кама, Чистай, Лубяны, Можга, Зәй һәм башка шәһәрләргә рейслар ачу буенча эш алып бара, − дип сөйләде автостанция белән идарә итүче Валентина Хлопунова.

Автостанция бинасында җиһазландырылган санузел бар, бинага кергәндә шулай ук пандус куелган. Көтү залында ана һәм бала бүлмәсе булдырылачак.

Автостанциягә хезмәт күрсәтүне шәхси эшмәкәр Илья Карионов үз өстенә алган. 

Әйтергә кирәк, шәһәр буенча автостанциягә кадәр барып җитү мәсьәләсе әлегә ачык кала. Анда 2нче һәм 5нче маршрут автобуслары кереп йөрер дип уйлыйлар. Башкарма комитетта хәзер шәһәр маршрутлары челтәренә тагын бер тукталыш өстәү буенча эш бара. 

Рейслар турында сораулар булса, 8(85557) 9-90-30 телефонына шалтыратып белешергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев